В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар үзләренең автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәтәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). Иртәгә «Автоледи – 2023» хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы шәһәр конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана.
Катнашучыларга махсус җиһазландырылган мәйданчыкта автомобиль йөртүдә үз осталыкларын күрсәтергә, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә кирәк, дип ачыклык керттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Конкурс 18 нче августта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ комплексы территориясендә узачак. Катнашырга теләүчеләр мәгълүматны +7(843)533-38-41, +7(843)533-38-42 телефоннары буенча ачыклый алалар. Гаризаны propagandaogai@mail.ru электрон почтасына юлларга мөмкин.