В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сайлап алуны узган балалар керү имтиханнары өчен рекомендацияләр яки түләүсез стажировкага чакыру алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). Казанда 15 нче апрельдә Борис Эйфман бию академиясенә яшь талантлар кастингы узачак. Сайлап алуны узган балалар керү имтиханнары өчен рекомендацияләр яки академиядә инде формалаштырылган сыйныфларда укуны дәвам итү мөмкинлеге белән бушлай стажировкага чакыру алачак.
Кастингта баланың физик мөмкинлекләрен бәяләячәкләр, бу хореография училищесына керү имтиханнарын узу өчен кирәк.
Караулар Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында Копылов урамы, 2а адресы буенча 17:00 сәгатьтә башлана. Анда 6 яшьтән 11 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Язылу академия сайтында бара. Өстәмә мәгълүматны +7(952)288-57-19 телефоны буенча алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Борис Эйфман бию академиясе – Россиядә сигез яшьтән балаларны кабул итүче бердәнбер хореография училищесы. Академиядә тәрбияләнүчеләр өчен дөньяда беренче балет комплексы төзелде, аңа 15 зал, уку корпусы, медицина үзәге, спорт һәм тренажер заллары, бассейн, ашханә, чит шәһәрләрдән килгән укучылар өчен торак блок-интернат һәм уку театры керә.
Академиядә барлыгы 400 бала тәрбияләнә, шуларның 200 дән артыгы Россиянең төрле төбәкләреннән килгән. Алар өчен уку һәм яшәү бушлай, шулай ук аларга уку формасы һәм бию костюмнары бирелә, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.
Академияне тәмамлаучылар «Балет артисты, укытучы» дигән урта һөнәри белем турында диплом алалар. Укуның уникальлеге классик балет сәнгатен укыту программасының заманча дөнья хореографиясе тәҗрибәсен өйрәнү белән берләшүеннән гыйбарәт. Академиянең узган елгы беренче чыгарылышы егет-кызлары Б.Эйфман балет театры труппасында калган, ә кайберләре Мариин, Михайлов, Станиславский һәм Немирович-Данченко, «Балет Москва» театрларыннан һәм башкалардан чакырулар алган.