В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашуга 14 яшьтән 23 яшькә кадәрге кызларны чакыралар
15 декабрьдә Казанда «Мисс Татарстан – 2025» XXVII Республика матурлык бәйгесендә катнашучыларны сайлаячаклар. Кастингка 14 яшьтән 23 яшькә кадәрге кызларны чакыралар.
Чара Җиңү проспекты, 141 адресы буенча узачак. Башлана – 11:00 сәгатьтә.
Сәхнәгә чыгу өчен һәр катнашучыга кара күлмәк бирәләр. Үзең белән шул ук төстәге аерым коену киемен һәм туфли (снэп өчен) алырга кирәк.
Алдан сылтама буенча гариза җибәрергә яки +7(987)290-10-29 телефоны буенча шалтыратырга кирәк, дип хәбәр ителә «Мисс Татарстан» дирекциясе сайтында.
Исегезгә төшерәбез, проект «Мисс Россия», шулай ук башка Россия һәм халыкара гүзәллек бәйгеләренең сайлап алу этабы булып тора.