Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2021, 09:08

Казанда Верона Евразия икътисадый форумының I күчмә сессиясе узачак

Россия һәм Италия эре компанияләре вәкилләре Россия һәм Евросоюз арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында фикер алышачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 18-нче июньдә Казан Ратушасында «Казан һәм Татарстан Республикасы инновацион предприятиеләре һәм технологияләре» темасына Верона Евразия икътисадый форумының I күчмә сессиясе узачак. Катнашучылар Россия һәм Евросоюз арасында, аерым алганда, коронавирус инфекциясе пандемиясенә каршы көрәш шартларында Италия белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында фикер алышачак..

Видеоэлемтә буенча форумда Италиянең Россиядәге Илчесе Паскуале Терраччано, «Познаем Евразию» ассоциациясе президенты Антонио Фаллико, шулай ук ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Инвестиция-венчур фонды, РФдә Италия-Россия сәүдә палатасы вәкиллеге, Россиядә Италия эшмәкәрләре ассоциациясе, эре Россия һәм Италия эшмәкәрлек компанияләре һәм банклары вәкилләре катнашыр дип планлаштырыла.

Форумда катнашучылар икътисадый һәм сәнәгать кооперациясе перспективалары һәм икътисадый үсешне торгызу юллары, финанс учреждениеләренең заманча контекстта роле һәм технологияләр үсеше турында фикер алышачак. Сессиядә шулай ук «Россиядә чит ил предприятиеләре эшчәнлегенә пандемия тәэсире» дигән тикшеренү тәкъдим ителәчәк. Автомобиль төзелеше, нефть-газ эшкәртү, агроиндустрия һәм экология белән бәйле темаларга аерым игътибар биреләчәк.

Веронадагы XIV Евразия икътисадый форумы 2021 елның 28-29-нчы октябрь көннәрендә Италия, Россия һәм дистәләгән башка илләрдән эре компанияләр башлыклары катнашында узачак. Агымдагы елда Мәскәүдә, Ростов-на-Донуда һәм Томскта бизнес-семинарлар үткәрелде инде. Казанда күчмә сессия Росконгресс фонды, Петербург халыкара икътисадый форумы, «Познаем Евразию» коммерцияле булмаган итальян ассоциациясе, Европа эшмәкәрлеге ассоциациясе, Россиядә Италия эшмәкәрләре ассоциациясе, Италия сәүдә палатасы, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы белән хезмәттәшлектә оештырылачак.

Барлык яңалыклар