В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 1000-гә якын яшь башкаручы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). 11-13-нче март көннәрендә Татарстан башкаласының В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында XXIX «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате Казан яшьләр фестиваленең шәһәр этабы узачак. Анда 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 1000-гә якын яшь башкаручылар катнашачак.
Район этабының сайлап алу турлары февральдә узды. Фестивальнең шәһәр этабына «вокал – соло» номинациясендә - 196, «вокал ансамбльләр» номинациясендә – 54, «хореография» номинациясендә – 57, яшь конферансьелардан 26, «видеоклип» номинациясендә - 13, «җырга иң яхшы текст» номинациясендә - 10, «җырга иң яхшы музыка» номинациясендә - 9, «балалар өчен иң яхшы җыр» номинациясендә 3 гариза бирелде.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан быел хәрби-патриотик һәм гражданлык-патриотик тематикаларны иҗади номерларда куллану хуплана.
Иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары 31-нче мартта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узачак финал гала-концертында катнашу өчен сайлап алыначак.