Кан тапшыру алдыннан “донор светофоры” белән танышырга киңәш ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Иртәгә, 16 май көнне, Казанда Татарстан башкаласында старт алган игелек декадасына багышланган шәһәркүләм донор көне үтә. Акциядә катнашучылар истәлекле бүләкләр алачак.
Кан тапшыру алдыннан Республика кан үзәгенең баш битендә урнаштырылган “донор светофоры” белән танышырга киңәш ителә. Ул медицина учреждениеләре китергән мәгълүматлар нигезендә төзелә һәм кайсы кан төркеменә ни дәрәҗәдә ихтыяҗ булуны күрсәтә: яшел төс белән билгеләнгән кан төркемендә әлегә ихтяыҗ юк, сары төс – әлеге кан төркеменә ихтыяҗ бар, кызыл төс – әлеге кан төркеме тиз арада таләп ителә.
Кан тапшырырга килгәндә, үзегез белән паспорт алып килергә кирәк. Моннан кала, кан тапшырган көнне һәм бер көн алдан донорларга майлы, кызыдырылган һәм ачы ризыктан баш тартырга киңәш ителә. 48 сәгать алдан алкоголь кулланмаска, бер сәгать алдан тәмәке тартмаска кирәк.
Сүз уңаеннан, һәркем кеше донор була алмый. Мәсәлән, кан тапшырырга теләгән кешеләр кискен респиратор-вирус авыруын, грипп һәм ангина кичергәннән соң 1 айдан соң, теш алдырганнан соң – 10 көн, бала тапканнан соң – 1 ел, операциядән соң 6 айдан 1 елга кадәр вакыттан соң гына Кан үзәгенә килә ала.
Билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар, аерым алганда, казанлылар донор хәрәкәте үсешендә актив катнаша. Ел саен 13 меңгә якын кеше кан тапшыра, Республика кан үзәгендә генә 12-13 мең тонна кан җыела. Узган елда бу күрсәткеч арткан: барлыгы 25 литр кан тупланган, шуларның 15 тоннасы – үзәк нигезендә, 10 тоннасы кан күчереп агызу бүлекләрендә җыелган.
Әлеге акциягә Җиңү пр., 85 адресы буенча урнашкан Республика кан үзәгендә 16 май көнне 8.30 һәм 13.00 сәгатькә кадәр кан тапшырып кушылып була.