В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). 26-нчы апрельдә Казанда «Yes, you can!» чит ил волонтерлыгы һәм яшьләрнең мобильлеге форумы узачак. Аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Форумда катнашучыларга грант программасы буенча чит илдә ничек үзирекле булырга, яшьләр алмашуына ничек кушылырга һәм Европа тренингында үз күнекмәләрңне ничек камилләштерергә икәнлеге турында сөйләячәкләр.
Форум түбәндәге адрес буенча узачак:: Маяковский ур., 24а, башлана – 18.00 сәгатьтә, дип хәбәр итә оештыручылар. Чараның тулы программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.