В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр кан басымын үлчи, спорт зарядкасына кушыла, физик активлыкның файдасы турында лекция тыңлый алачак
Татарстан башкаласында яшәүчеләрне иртәгә, 28 майда, «Озын гомерлелек адымнары» флешмобында катнашырга чакыралар. Теләге булган һәркем кан басымын үлчи һәм пульсоксиметрия уза, спорт зарядкасына кушыла яки көндәлек физик активлыкның файдасы турында лекция тыңлый алачак.
Мәйданчыкта кан басымын үлчәргә һәм пульсоксиметрия узарга, шулай ук диспансеризациягә чакыру алырга мөмкин булган урыннар оештырачаклар. Флешмоб кысаларында шәһәрлеләргә файдалы мәгълүмати материаллар таратылачак. Бөтен гаилә белән катнашырга мөмкин.
Чарада катнашучылар өчен «Көн энергиясе» спорт зарядкасы һәм «Сәламәт булу өчен бие» бию флешмобы үткәреләчәк. Шәһәрлеләр көндәлек тормышта физик активлык һәм хәрәкәтнең файдасы турында лекция тыңлый алачак, шулай ук скандинавия йөрешенә кушыла алачак.
«Озын гомерлелек адымнары» флешмобы 13:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Казанның сәламәтлек саклау идарәсендә. Катнашучыларны Ф.Кәрим ур., 14/67 адресы буенча урнашкан 7 нче шәһәр поликлиникасы ишеге төбендә көтәчәкләр.