В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – contemporary-dance сәнгатенә багышланган мастер-класслар, ачык лекцияләр, шулай ук гала-концерт.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). 5-нче һәм 6-нчы ноябрьдә Казанда #StagePlatforma III заманча хореография фестивале узачак. Программада – contemporary-dance сәнгатенә багышланган мастер-класслар, ачык лекцияләр, шулай ук гала-концерт.
Фестивальнең белем бирү программасы чаралары – танылган биючеләр һәм хореографларның лекцияләре һәм мастер-класслары –М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында 5-нче һәм 6-нчы ноябрьдә узачак.
Ә 6-нчы ноябрь көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Россия һәм Европаның танылган балет артистлары катнашында фестивальнең гала-концерты була. Анда Россиянең атказанган артисты, «Алтын софит» премиясе лауреаты Михаил Лобухин (Россиянең Зур театры, Мәскәү), Татарстанның атказанган артисты Руслан Савденов һәм Александра Суродеева (Théâtre du Capitole, Тулуза, Франция), «Россия. Культура» телеканалының «Зур балет» тамашасында катнашучылар Мироди Терада һәм Коя Окава һ.б. катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Тулырак мәгълүмат һәм фестиваль афишасы сайтка урнаштырылган.