В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестивальдә төп чараларның берсе осталарның хәйрия ярминкәсе булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). 7-нче һәм 8-нче июнь көннәрендә Казанда бишенче мәртәбә апостолларга Изге Рух Иңү уңаеннан үткәрелә торган гыйбадәтханә бәйрәменә багышланган «Сукно бистәсендә изге рух көне» фестивале узачак. Фестивальгә барлык теләүчеләр дә кушыла алачак.
Чараларның бер өлеше коронавирус пандемиясе аркасында дистанцион форматта узачак. Шулай итеп, дин тотучылар бергәләп «Слава Богу за все» дигән акафист укыячаклар.
Фестиваль кысаларында шулай ук осталарның хәйрия ярминкәсе узачак. Ярминкәдә катнашучыларга үз товарлары яки хезмәт күрсәтүләре белән лот чыгарырга тәкъдим ителә. Мисал өчен, хәйрия ярминкәсенә кушылган шәһәр халкы конкрет товарларны сатудан тыш кондитер эшләнмәләре җитештерергә, кием тегәргә, сантехника һәм көнкүреш техникасын ремонтларга, дизайнер проектлары эшләргә һәм балалар бәйрәмнәрен оештырырга мөмкин. Товар яки хезмәт сатып алган очракта сатучы керемнең 15%-ын гыйбадәтханә хисабына иганә сыйфатында күчерәчәк. Ярминкәдә катнашу өчен анкета тутырырга кирәк.
Ярминкә 8-нче июньнән 15-нче июньгә кадәр узачак, дип хәбәр итә Казан епархиясенең матбугат хезмәте.