«Крутой спуск»та 200 гә якын спортчы катнашачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Төшү трассасы Кремль диварларыннан алып Меңьеллык мәйданының җәяүлеләр зонасына кадәр планлаштырыла. Профессиональ спортчылар өчен трамплин белән төшү каралган, шулай ук һәвәскәрләр өчен аерым төшү урыны булачак.
Тау чаңгысы сезонын ябу фестиваленә тематик костюмда килергә мөмкин, әйтик, кино персонажлары, фэнтези, танылган шәхесләр булып. Иң истә калырлык образ яки эффектлы сикерү өчен катнашучылар чараның спонсорларыннан бүләкләр алачак, ә фестиваль җиңүчеләре «Тау патшасы» дигән исемгә лаек булачак.
Трассаны тау чаңгысы буенча Татарстан җыелма командасы әгъзалары һәм тренерлары җитәкчелегендә әзерләячәкләр. Трамплинның биеклеге якынча 1,5 м булачак, очыш озынлыгы 56 метрны тәшкил итәчәк. Куркынычсызлык максатларында төшү юллары буйлап участокларда челтәрләр урнаштырылачак.
I «Крутой спуск» фестивале программасы:
11:00 – кунакларның җыелуы, аларны теркәү, сноубордчыларның һәм чаңгычыларның ярышларга әзерләнүе
12:00 – чараны ачу
12:10 – сноубордчыларның төшүе
12:40 – чаңгычыларның төшүе
13:10 – трамплиннан сикерүләр белән төшү
13:30 – костюмлы төшү
14:00 – югарыга йөгерү
14:30 – массакүләм төшү (зачеттан тыш шуу)
15:00 – номинацияләр буенча бүләкләү
Фестивальдә катнашу бушлай, бары сылтама буенча теркәлергә генә кирәк. Тулырак мәгълүматны «Крутой спуск. Кремль» тelegram-каналында белергә мөмкин.