Анда Татарстан Республикасы районнарының җыелма командалары катнаша.
Фото: Денис Гордийко
Командалар арасында ярышлар берничә этапта уздырылачак. «ГТО уеннары»ның өч сайлап алу этабында җирәбә буенча барлык командалар да катнаша, финалда – беренче-унынчы урыннарны алган командалар.
Финалда призлы урыннар алган командалар – кубоклар, ә командаларда катнашучылар – медальләр, фестивальне оештыручылар дипломнар, өстәмә призлар һәм бүләкләр белән бүләкләнә.
Фестивальдә катнашучыларга «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сайтында теркәлергә һәм уникаль идентификацион номер (УИН) алырга кирәк. Гаризалар 28 нче гыйнварга кадәр gto.kazan116rus@mail.ru электрон почтасы буенча кабул ителә.
Фестиваль 4 нче февральдә Һади Такташ урамы, 122 адресы буенча Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә ачылачак.
Фестивальдә һәм аның программасында катнашу турында тулырак мәгълүматны нигезләмәдә белергә була.