В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада open сall булачак: тамашачылар бер көнне 11 спектакль карый алачак.
Фото: «Пантера» камера балеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). 22-24 нче апрельдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Теловидение» бию перформансының XIII Халыкара фестивале узачак.
Фестиваль 22 нче апрельдә 18:30 сәгатьтә концерт-ачылыш белән башланачак. Тантанада Россиянең танылган бию коллективлары, үз төбәкләренең һәм бөтен илнең заманча бию үсешен билгеләүче яшьләр чыгыш ясаячак: Мәскәүдән Libertatem заманча бию компаниясе, Воронеж камера театрының бию труппасы, шулай ук Казаннан Наил Ибраһимовның «Пантера» камера балеты.
Яшьләр өчен «Бию. Яңа караш» дигән проект фестиваль программасында беренче тапкыр уздырыла. Концерт 23 нче апрель көнне 13:00 сәгатьтә яшьләрне заманча биюнең актуаль сәнгате белән таныштырачак.
Open сall (сайлап алу программасы) уздыру фестиваль өчен яңа формат булачак, анда бөтен Россиядән бию компанияләре спектакльләре катнашачак. Экспертлар 11 спектакльне сайлап алган, алар 24 нче апрельдә 12:00 һәм 17:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Спектакльләргә профессиональ тәнкыйтьчеләрдән торган жюри, фестивальнең актив һәм даими тамашачылары кергән эксперт советы бәя бирәчәк.
Программада шулай ук конкурста катнашучылар белән очрашулар, перфоманслар, экспертлар һәм тамашачылар советы әгъзалары белән түгәрәк өстәл дә каралган.
Фестиваль чараларына керү билетлар буенча башкарыла, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе. Тулырак мәгълүматны фестивальнең «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында белергә мөмкин.
«Теловидение» фестивален ТР Мәдәният министрлыгы, Казанның Мәдәният идарәсе һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәге ярдәмендә «Пантера» камера балеты белән берлектә «Заманча биюне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештыра. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Пантера» камера балеты сәнгать җитәкчесе Наил Ибраһимов.
Ел саен үткәрелә торган «Теловидение» фестивале 2008 елдан бирле оештырыла. Бу вакыт эчендә ул илдәге заманча сәнгатьнең мөһим вакыйгасына әверелде.