Шулай ук бозга ТР башкаласында туып-үскән Евгения Тарасова да чыгачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). Татарстан башкаласы фигуралы шуу буенча Россия Гран-при этабын кабул итәчәк. Ярышлар 4-6 нчы ноябрьдә узачак. Турнирда катнашучылар арасында боз өстенә команда ярышларында олимпия чемпионы һәм Казан кызы Камилә Вәлиева чыгачак.
Хатын-кызлар арасында ялгыз шууда фигуралы шуучылар Софья Муравьева һәм Дарья Усачева чыгыш ясаячак. Ир-атлар арасында ялгыз шууда бозга спортчылар Евгений Семененко, Андрей Мозалев, Дмитрий Алиев һәм Артур Даниелян чыгачак.
Парлы шууда Казанның тагын ике кызы – Евгения Тарасова (Владимир Морозов белән чыгыш ясаучы) һәм Ясминә Кадыйрова (Валерий Колесов белән бергә чыгыш ясаячак) катнашачак. Җанатарлар өчен бозда биюләрне Аннабель Морозов һәм Девид Нарижный, Елизавета Пасечник һәм Максим Некрасов, Елизавета Шанаева һәм Павел Дрозд тәкъдим итәчәк.
Россия Гран-при сериясенең беренче этабы 21 нче октябрьдә Мәскәүдә ачылачак. Казаннан тыш ярышлар Сочи, Самара һәм Пермьдә дә узачак, дип хәбәр итә Россиянең тимераякта фигуралы шуу федерациясенең матбугат хезмәте.