В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан данын «Банкиры» һәм «Хелитаб» ир-ат коллективлары яклаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). 9-нчы мартта Казанда Баскет-холлда 3х3 баскетбол буенча Россия чемпионатының 8-нче этабы узачак. Ярышларда 12 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командалары катнашачак. Татарстан башкаласында халыкара турнирларның күп тапкырлар призер булган «Гагарин» (Химки) командасы, Россия Олимпия җыелма командасының база коллективы чыгыш ясаячак.
Казан данын «Банкиры» һәм «Хелитаб» ир-ат коллективлары яклаячак, хатын-кызлар турнирында «Тулпар» командасы чыгыш ясаячак.
Казан ярышлары 20-21 мартта Хабаровскида узачак ил чемпионатының хәлиткеч финал этабы алдыннан соңгы булачак.
Ярышларның төркем этабы 10.00 сәгатьтә башлана, плей-офф - 16.00 сәгатьтә. Ярышларга керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
2017 елда 3х3 баскетбол җәйге Олимпия уеннарының рәсми программасына кертелде. Спортның бу төрендә беренче ярышлар 2020 елда Токиода узачак Олимпиадада булачак.