Җыелган акчаларның бер өлешен оештыручылар «Әни могҗизасы» хәйрия проектын үстерүгә юнәлдерәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). 26-нчы апрельдән 28-нче апрельгә кадәр Казанда «Файдалы бүләкләр» дип аталган экоярминкә узачак. Җыелган акчаларның бер өлешен оештыручылар инвалид балалар тәрбияләүче күп балалы әниләр һәм әниләр эшен тәэмин итә торган «Әни могҗизасы» хәйрия проектын үстерүгә юнәлдерәчәк.
Ярминкәдә казанлылар экологик товарлар һәм файдалы бүләкләр сатып ала алачак: экокапчыклар һәм сумкалар, термокружкалар, тукымадан үрелгән букчалар, күп тапкыр кулланыла торган бахиллалар, балалар өчен куркынычсыз экологик савыт-саба, органик косметика, туклану продуктлары һәм башкалар, дип хәбәр итә оештыручылар.
Ярминкә 9.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә узачак.