Барлык теләүчеләр «балалар» мәсьәләләре буенча белгечләрдән ярдәм ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). 12-нче мартта Казанда психологик ярдәм көне узачак. Барлык теләүчеләр профессиональ консультация һәм киңәшләр ала алачак.
Өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар - ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасындагы конфликтлар, шулай ук психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре буенча профессиональ психологлар белән аралашачаклар, дип хәбәр иттеләр ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.