В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык теләүчеләрнең дә белгечләрдән профессиональ консультация алу мөмкинлеге булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче сентябрь). 26-нчы сентябрьдә Казанда Психологик ярдәм көне узачак. Барлык теләүчеләрнең дә белгечләрдән профессиональ консультация алу мөмкинлеге булачак.
Өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда профессиональ психологлар белән үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балаларның ата-аналар белән мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасындагы конфликтлар һәм башка мәсьәләләр буенча аралаша, шулай ук һөнәри консультация һәм киңәшләр ала алачак.
Психологик ярдәм көнендә катнашырга теләүчеләргә (843) 236-61-64 телефоны аша алдан язылырга кирәк.
Чара Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Карл Маркс ур., 61) 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.