В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләргә балалар хокуклары буенча консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Казанда “Балалар мәсьәләсе” дип аталга Хокукый ярдәм көне уздырылачак. Шәһәрлеләргә балалар хокуклары һәм яшүсмерләр мәнфәгатьләре буенча консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Чарада профильле министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау органнары, прокуратура, “Татарстан Республикасының адвакат палатасы” коммерцияле булмаган оешма һәм ТР Нотариаль палатасы вәкилләре катнаша.
Хокукый ярдәм көне кысаларында белгечләр балаларның яшәүгә, рәхимсез мөгамәләдән һәм көч кулланудан саклануга, сәламәтлекләрен саклауга хокуклары, белем алу, торак һәм башка мәсьәләр буенча сорауларга җавап бирә.
Белгечләр консультациясен алу өчен алдан теркәлергә һәм язылырга кирәк түгел.
Хокукый ярдәм көне Халыклар дуслыгы йортында 1 июньдә 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте.