В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар 50 м дан 21.1 км га кадәр дистанциядә йөгерәчәк
14 сентябрьдә Казанда Крылья Советов паркында «5 шәһәр. Казан» хәйрия йөгереше узачак. Барлык җыелган акчалар сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен спорт үсешенә тотылачак, дип хәбәр итә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе.
Ярышта тәҗрибәле спортчылар да, йөгерү юлын башлаганнар да катнаша ала. Балалар өчен 50 м дан 2 км га кадәр дистанциядә йөгерү оештырылган. Ә өлкәннәр 5, 10 һәм 21,1 км дистанциягә йөгерә алачак.
Уникаль дистанцияләрнең берсе «Күрмичә йөгереш» 2 км га булачак. Катнашучылар парлап йөгерәчәк: күзләрне бәйләгән бер кеше сукыр ролендә, икенчесе озата баручы ролендә чыгыш ясаячак. Бу һәркемгә үзен сукыр кешенең ничек хис итүен тоярга мөмкинлек бирәчәк. Старт алдыннан барысына да инструктаж үткәрәчәкләр һәм күзләр өчен махсус битлекләр бирәчәкләр.
Барлык җыелган акчалар «Караңгыда марафон» проекты кысаларында «Спорт тормыш өчен» хәйрия фондына җибәреләчәк. Бу акчалар сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен спорт үсешенә китәчәк.
Ярышта теркәлүне алдан узарга кирәк, моны сайтта эшләргә мөмкин булачак. Чара көнендә урында йөгерүгә буш слотлар булганда гына теркәлергә мөмкин булачак. Катнашучылар Крылья Советов паркында сәхнә-ракушка янында җыелачак. Башлана - 7:00 дә.
Хәйрия йөгерүе «Спорт тормыш өчен» фонды тарафыннан оештырылган. Фонд Россиянең биш төбәгендә эшли – Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан һәм Краснодар.