Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2018, 15:54

Казанда "Ярдәм базар" хәйрия маркеты узачак

Шәһәр халкы сувенирлар, эшләнмәләр, бизәнү әйберләре, тәм-томнар һәм башка бик күп әйберләр сатып ала алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). 15 һәм 16 декабрьдә Казанда "Ярдәм базар" хәйрия маркеты узачак. Анда хәйрия максатларына акча җыярга ярдәм итүче дизайнерлар, һөнәрчеләр, рестораторлар һәм төрле осталар катнашачак.

Шәһәрнең битараф булмаган эшкуарларын берләштергән "Ярдәм базар" Казанда даими рәвештә уздырыла - агымдагы елның май аенда хәйрия ярминкәсе Горький ис. парк территориясендә узды. Ул вакытта ярминкәгә шәһәр эшмәкәрләреннән тыш 7 хәйрия фонды да кушылды.

Бу юлы "Ярдәм базар" бераз үзгәрешләр белән узачак – маркетны оештыручы Диана Шмидт аңлатканча, ярминкәдә катнашучы һәр оешма волонтерлар тарафыннан сатылачак товарларын бушлай тәкъдим итәчәк. Җыелган акчалар хәйриячелеккә тотылачак. Әйтик, оештыручылар Казанның бер балалар йортында тәрбияләнүчеләр, шулай ук картлар йортында яшәүче өлкәннәр өчен бәйрәм оештырырга планлаштыра. "Фудкорт элеккеге принциплар буенча эшләячәк", - дип өстәде Диана.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә маркетта катнашучыларны җыю бара - активистларга кушылырга һәм ярдәм итәргә теләгән эшмәкәрләр оештыручыларга @yardambazaar директына яза алалар.

"Ярдәм базар" түбәндәге адрес буенча урнашкан шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә узачак: Бауман ур., 44/8.

Барлык яңалыклар