Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2018, 13:52

Казанда "Радужные сердца" хәйрия концерты узачак

Программада - бөтен республикадан иҗат коллективлары чыгышлары, ярминкә һәм мастер-класслар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Иртәгә, 5 декабрьдә, Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Халыкара волонтер көненә багышланган "Радужные сердца" дип исемләнгән хәйрия чарасы узачак. Программада - бөтен республикадан иҗат коллективлары чыгышлары, ярминкә һәм мастер-класслар.

Барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар уздырылачак: лого-рәсем ясау, бизәнү әйберләрен ясау буенча, балалар өчен - аниматорлар һәм аквагрим. Шулай ук бу вакытта шәһәр халкы хәйрия ярминкәсенә бара алачак, анда "Игелек салават күпере" хәйрия фонды карамагындагы балалар һәм волонтерлар эшләре тәкъдим ителәчәк.

Программада хәйрия концерты планлаштырылган, анда Казанның музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук республиканың төрле шәһәрләреннән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Билетларны чара алдыннан сатып алырга мөмкин, барлык җыелган акчалар да хәйрия фонды карамагындагы балалар өчен яңа ел бүләкләре алуга тотылачак.

Чара 17.00 сәгатьтә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә (Декабристлар ур., 1) башлана, концерт 18.00 сәгатькә планлаштырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар