Җыелган акчалар “Игелекле эшләр көне” хәйрия фондының проектларына булышлык итү максатында күчереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). 12 октябрьдә Казанда “Мураками” төркеменең хәйрия концерты узачак. Биредә музыкантлар үзләренең “Кислород” дип аталган яңа альбомнарын презентацияли. Җыелган акчалар “Игелекле эшләр көне” хәйрия фондының проектларына булышлык итү максатында күчереләчәк.
Искәртергә кирәк, яңа альбомда урын алган 1 җырга “Игелекле эшләр көне” хәйрия фонды белән берлектә клип төшерелгән. Клипта танылган спортчылар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашкан. Клиптан җыелган акчалар, шулай ук төркемнең соңгы альбомының электрон версиясен сатудан җыелган чаралар фонд үсешенә булышлык итү максатында күчерелгән. Акция башланганга 3 ай узды, барлыгы 100 мең сум җыелган.
Концерт “Маяковский” иҗади киңлегендә 20.00 сәгатьтә башлана.