Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.05.2019, 09:25

Казанда «Осталар шәһәре» хәйрия фестивале узачак

Фестивальне Казанның «Трамплин» хәйрия фонды үткәрә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). 16-нчы май көнне Казанның А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Осталар шәһәре» икенче талантлар фестивале узачак. Чарада Казанның махсуслаштырылган мәктәпләре һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпләреннән 120 бала катнашачак.

Талантлар фестивале – сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен өстәмә үсеш программасында катнашучыларның отчет концерты. Фестивальне Казанның «Трамплин» хәйрия фонды үткәрә, ул балалар өчен иҗади потенциалны үстерә торган чаралар оештыра. Мәсәлән, балалар өчен кинотренинг, рәсем ясау, гамәли иҗат, актерлык осталыгы, рәсем сәнгате, этикета дәресләре үткәрелә. Балалар белән шулай ук балалар йогасы, волейбол, ритмика, бию, грек-рим көрәше һәм башка спорт дәресләре дә үткәрәләр.

2018-2019 уку елы эчендә программа 6 мәктәптән һәм интернат-мәктәптән 363 баланы колачлаган. Бүгенге көндә алар белән 20 укытучы эшли, интеллекты бозылган балалар өчен 14 секция үткәрелә.

Концерт программасы вакытында балалар үзләренең педагоглары белән дәресләрдә алган талантларын һәм осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Концерттан тыш чарада фонд карамагындагы кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, үсеш программасы укытучылары балалар белән берничә юнәлеш буенча мастер-класслар үткәрәчәк: рәсем һәм гамәли иҗат, саклагыч-курчак ясау, балчыктан әйберләр ясау. Казанның эстрада һәм спорт йолдызлары балаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырачак.

Фестиваль түбәндәге адрес буенча узачак: Копылов урамы, 7/2; 12.00 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә «Трамплин» хәйрия фонды.

Барлык яңалыклар