Мастер-классларда һәм ярминкәдә шәһәр халкы XX гасыр чорына чумып, патша гаиләсенең традицияләрен дәвам итә алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). 22-нче майда, Изге Николай истәлеге көнендә, Казан Кремлендә «Ак чәчәк көннәре» хәйрия фестивале узачак. Ул Благовещение соборында тантаналы гыйбадәттән соң башланачак.
Фестивальгә старт 11:00 сәгатьтә соборга керү мәйданчыгында биреләчәк. Анда Казан иҗат коллективлары катнашында концерт булачак. 10: 30 сәгатьтән 14: 00 сәгатькә кадәр балалар өчен суда эбра техникасында буяулар белән рәсем ясау, гипс сыннары рәсемнәре, кәгазь чәчәкләр һәм тәбрикләмәләр ясау, корамалы курчаклар ясау, чигү, оригамилар ясау буенча мастер-класслар оештырылачак. 110 ел элек булган кебек үк, чарада кыр кухнясы эшләячәк. Теләүчеләр XX гасыр башы стилендә фотога төшә алачак.
Фестивальнең төп вакыйгасы – кулдан эшләнгән уникаль эшләнмәләр ярминкәсе. Мондый ярминкәләр гасырдан артык элек үткәрелгән. Аларда Романовлар йорты әгъзалары актив катнашкан. Императрица Александра Федоровна үзенең кызлары белән ак чәчәкләр чиккән һәм ясаган, ә аннары иртәдән кичкә кадәр кул эшләре сата торган булган. Җыелган акчаны туберкулез белән авыручыларга тапшырганнар.
«Ак чәчәк көннәре» фестивалендә казанлылар һәм шәһәр кунакларының җыелачак иганәләре инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә, аерым ихтыяҗлары булган балаларга ярдәм итү буенча социаль проектлар, аларны үстерү һәм тернәкләндерү өчен шартлар тудыруга тотылачак. Хәйрия ярминкәсе 16:00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтендә.