Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.03.2019, 11:30

Казанда хәйрия Матурлык көне узачак

Чара кунаклары мода күрсәтүдә катнашачаклар, шулай ук профессиональ стилист, модель мәктәбе вәкилләре һәм психолог белән аралашачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 7 март көнне Казанда хәйрия Матурлык көне узачак. Чара кысаларында кунаклар мода күрсәтүдә катнашачаклар, шулай ук профессиональ стилист, модельләр мәктәбе вәкилләре һәм психолог аларга образ җыюда ярдәм итәчәк һәм теләсә нинди хәлдә дә матур булып калу серләре турында сөйләячәкләр.

Бәйрәмдә "Игелекле эшләр көне" хәйрия фонды карамагындагы балалар стилист һәм кием дизайнеры Анита Грэй белән бергә "Яхшы куллар" хәйрия складындагы әйберләрдән образлар җыячаклар. Ул төрле стильләрне, фактураларны ничек берләштерергә, үзеңне теләсә кайсы киемдә уңайлы хис итәргә һәм яхшы күренергә кирәклеге турында сөйләячәк. Шулай ук Матурлык көнендә катнашучылар психолог лекциясен һәм практикасын, модельләр мәктәбеннән дефиле белән таныша, башка белгечләрдән шәхси консультацияләр ала алачаклар. "Нечкәбил" республика матурлык, ана булу һәм гаилә бәйгесе җитәкчесе Изольда Жуйкова чараның кунагы булачак, дип хәбәр итә "Игелекле эшләр көне" хәйрия фонды.

Матурлык көне 7 март көнне фонд бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Калинин урамы, 3, 15.00-17.00 сәгатьтә. Чарада катнашу бушлай, түбәндәге телефон номеры яки электрон почта буенча алдан теркәлү кирәк: +7 (987)225-80-69, pr@dendd.ru.

Барлык яңалыклар