Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Җомга көнне Бауман урамында укытучыларга котлаулар җыячаклар һәм бөтен Россия буенча мәктәпләргә җибәрәчәкләр
Казанлылар «Укытучыга котлау хаты» акциясендә катнашачак
4 октябрьдә, һөнәри бәйрәм алдыннан, Казанда «Укытучыга котлау хаты» акциясе узачак. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар яраткан укытучыларына бөтен Россия мәктәпләренә котлаулар җибәрә алачак.

Чара 14:00 сәгатьтә Бауман урамындагы 62/9 номерлы йорт адресы буенча Мәгариф хезмәткәрләре йорты каршында башлана. Ачык хатларны укытучыларга «Россия почтасы» һәм район мәгариф бүлекләре аша китерәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр акция узган елны узды. Казанлылар укытучыларга 500 котлау хаты җибәргән.

Бу юлы бәйрәмгә Казанда шулай ук шәһәрнең иң яхшы укытучылары портретлары төшерелгән билбордлар пәйда булачак.

2024-10-02T11:34:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.