4 октябрьдә, һөнәри бәйрәм алдыннан, Казанда «Укытучыга котлау хаты» акциясе узачак. Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар яраткан укытучыларына бөтен Россия мәктәпләренә котлаулар җибәрә алачак.
Чара 14:00 сәгатьтә Бауман урамындагы 62/9 номерлы йорт адресы буенча Мәгариф хезмәткәрләре йорты каршында башлана. Ачык хатларны укытучыларга «Россия почтасы» һәм район мәгариф бүлекләре аша китерәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр
акция узган елны узды. Казанлылар укытучыларга 500 котлау хаты җибәргән.
Бу юлы бәйрәмгә Казанда шулай ук шәһәрнең иң яхшы укытучылары портретлары төшерелгән
билбордлар пәйда булачак.