В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пассажирлар табиб-белгечләрдән индивидуаль консультацияләр ала алачак
Фото: Денис Гордийко
Моннан тыш, пассажирлар өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс һәм квестлар үткәреләчәк, шулай ук йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау буенча белешмәләр таратылачак.
Акциядә Казанның дәвалау-профилактика учреждениеләре табиб-белгечләре, ТР Төньяк йөреш федерациясенең скандинавия йөреше буенча инструкторы, Казан дәүләт медицина университеты волонтер-медиклары катнашачак.
«Сәламәтлек электричкасы» акциясе җәдвәле
6 нчы июнь:
1. «Казан – Арча» (6404 нче электропоезд, 1 нче вагон), Казан-Пасс вокзалыннан (Казан-1) 8:21 сәгатьтә кузгала
2. «Арча – Казан» (6407 нче электропоезд, 1 нче вагон), Арчадан 10:55 сәгатьтә кузгала
8 нче июнь:
1. «Казан – Зөя» (6003 нче номерлы электропоезд, 1 нче вагон), Казан-Пасс вокзалыннан (Казан-1) 11:15 сәгатьтә кузгала
2. «Зөя – Казан» (6356 нчы номерлы электропоезд, 1 нче вагон), «Зөя» станциясеннән 12:30 сәгатьтә кузгала
Акция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казанның медицина оешмалары ярдәме белән «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажирлар компаниясе белән берлектә Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы республика үзәге тарафыннан оештырылган.