Финалга чыгу хокукы өчен җирле «Моторлар» һәм Ижаудан «Динамо» командалары көрәшәчәк.
Фото: minsport.tatarstan.ru
Ярышлар финалы 18-19-нчы сентябрь көннәрендә Екатеринбургта узачак. Евразия Кубогында барлыгы 7 команда катнаша: «Моторлар» (Казан), «Динамо» (Ижау), «Молнии» (Екатеринбург), «Черные соболи» (Төмән), «Воины» (Томск), «Стальные крылья» (Новосибирск) һәм «Стальные тигры» (Пермь).
«Молнии» Дүртлек финалы хуҗалары хокукында турнирның беренче раундын уздырачак. Калган командалар парларга бүленгән. Финалның 1/4 өлешендә аларга икешәр матч уздырырга туры киләчәк – өйдә һәм чыгуда. Сериядә тигезлек очрагында җиңүче кертелгән һәм керттерелгән очколар аермасы буенча билгеләнә.
Казан «Моторлар» һәм «Динамо» матчы 15:00 сәгатьтә Рауис Гәрәев урамы, 76 адресы буенча башлана. Керү ирекле. Командаларның җавап очрашуы 31-нче июльдә Ижауда узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.