Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2025, 15:54

Казанда ачык киңлекләрдә урман бетенә каршы эшкәртү үткәрәләр

Махсус чараны Җиңү паркында, Ямашев проспектының яшел зоналарында, 1000 еллык һәм 1 Май мәйданнарында, Казан Кремле тау битләрендә һәм башка территорияләрдә уздыралар

Казанда парклар, скверлар, урман һәм яшел зоналар кебек ачык киңлекләрне урман бетенә каршы эшкәртү башланды. Бүгенге көндә дезинфекция станциясе белгечләре 22,8 гектар мәйданда эш башкарганнар. Махсус чараны Җиңү паркында, Ямашев проспектының яшел зоналарында, Казансу яры буенда, 1000 еллык һәм 1 Май мәйданнарында, Казан Кремле тау битләрендә уздырдылар.

Акарицид (урман бетенә каршы) эшкәртү өчен уңай метеорологик шартлар кирәк. «Быел һава торышы бераз уңайсыз, яңгырлы көннәр булды, 14 апрельдә эшкә керештеләр. Якындагы өч көнгә уңай метеофараз (явым-төшем булмау) вакытында урман бетенә каршы эшкәртү уздырыла», – дип сөйләде KZN.RU корреспондентына Казанның дДезинфекция станциясенең баш табибы Евгения Шарапова.

Ике ай дәвамында шәһәрнең дезинфекция станциясе хезмәткәрләре гомуми мәйданы 400,34 га булган территориядә эшләр башкарачак. Урын һәм эшкәртү мәйданын, энтомологик мониторингны исәпкә алып, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе билгели.

Барлык эшләрне Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты билгеләгән, шулай ук Горки-Әмәт урманында һәм башка яшел зоналарда булган территорияләрдә уздыралар. Шул исәптән халык мөрәҗәгатьләре буенча урыннар да исәпкә алына.

Евгений Шарапова шулай ук акарицид эшкәртүне дератизациядән соң гына үткәрәләр, дип искәртте. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда кимерүчеләр белән көрәш буенча язгы эшләр 743,6 га территориядә узачак.

Барлык яңалыклар