Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Сиреналар тавышы 10:40 тан 10:43 кә кадәр ишетеләчәк
Казанда халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр
Иртәгә Татарстанда халыкка хәбәр итү системаларының эшли алуын тикшерәчәкләр. Өч минут дәвамында республика халкы «Барыгызга да игътибар!» җөмләсен яки башка авазларны ишетергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Экраннарда махсус язулар һәм кисәтүләр барлыкка киләчәк — тикшерү шулай ук телевидение һәм радиотапшыруларда каралган.

Сиреналар тавышын ишеткәч, тынычлык саклагыз, теләгән телевидение яки радиоканалны кабызыгыз һәм мәгълүмати хәбәрне тыңлагыз. Мондый чаралар Россиянең башка төбәкләрендә дә узачак. Шул рәвешле белгечләр халыкка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерәчәк.

2024-10-01T16:28:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.