Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2022, 19:22

Казанда ишегалларын һәм квартал эчендәге юлларны кардан чистартуны тикшерделәр

Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары контрольгә алынган проблемалы участокларны ачыкладылар.

Фото: Марат Мугинов

Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар, Дмитрий Никитин). Бүген эшлекле дүшәмбедән соң Казан Башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров йөкләмәсе буенча аның урынбасарлары шәһәрнең төрле районнарында кар чистартуны тикшерделәр. Җитәкче үзе Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарын шәхси контрольгә алды, Искәндәр Гыйниятуллин Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарын карады, Игорь Куляжев Киров һәм Мәскәү районнарына тикшерү белән барды, Илдар Шакиров Совет районында булды. Төп игътибар ишегалларына һәм квартал эчендәге юлларга бирелгән. Планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре күпчелек территорияләрдә канәгатьләнерлек булып чыкты, әмма кайбер участокларны җыештыру буенча шелтәләр булды. Проблемалы урыннар һәм идарәче компанияләр Башкарма комитет җитәкчесе тарафыннан махсус контрольгә алынды.

Искәндәр Гыйниятуллин Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында ишегалларын кардан чистартуның сыйфаты һәрвакытта да билгеләнгән таләпләргә җавап бирми дип билгеләп үтте һәм подрядчы оешмаларны, беренче чиратта, проблемалы зоналар белән эшләү өчен, халык белән диалогка чакырды.

Карауның беренче ноктасы Әпсәләмов һәм Бондаренко урамнары арасындагы 25-нче номерлы йорт янындагы кварталара юл булды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары машиналар йөрү өлеше колеясына һәм карлы ишегалдыннан чыгу юлын күрсәтте. «Болай булырга тиеш түгел, – дип ассызыклады И.Гыйниятуллин. – Бу участок чиктәш зонада – аның өчен идарәче компанияләрдә дә, юл хезмәтләре дә җаваплы. Берәүләр карны ишек алдыннан чыгаралар һәм юл буенда калдыралар, икенчеләре аны юл кырыена өяләр. Эшнең сыйфатсыз башкарылуыннан шәһәрдә яшәүчеләр зыян күрә, алар бу юлдан файдалана».

Чираттагы карау урыны Четаев урамындагы 61-нче номерлы йорт ишегалды булды. И.Гыйниятуллин шунда ук билгеләп үткәнчә, йорт янындагы территориядә һәм аңа якын-тирәдәге юлларда кар вакытында җыештырылмаган, кар өемнәре барлыкка килгән. «Район администрациясенә һәм идарәче компаниягә бу урында эшне көчәйтергә кирәк дип хәбәр итәчәкбез, – дип билгеләп үтте ул. – Ишегалларында калдырылган машиналар җыештыруны кыенлаштыра, алар махсус техника йөрүгә комачаулый. Кар чыгарган вакытта автомобильләрен алсыннар өчен, халык белән активрак хезмәттәшлек итәргә кирәк. Тулаем алганда, вәзгыять начар түгел – тротуарлар чистартылган, чүп контейнерлары буш».

Кышкы каникуллар вакытында Казанның ишегалларыннан 178 мең куб.м чүп чыгарылды – бу гадәти көннәргә караганда ике тапкырга күбрәк. «Чүп чыгаруны оештыру буенча халыктан бернинди дә җитди шелтәләр булмады», – дип ассызыклады И.Гыйниятуллин.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары төзекләндерү кагыйдәләрен санга сукмаган һәм үз машиналарын яшел зоналарда парковкалаучы намуссыз машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирергә чакырды. «Халыкны алдан ук кисәтергә тиешләр, алар ишегалдын шәхси транспорттан бушатсын өчен. Ишегалды кардан чистартылса, барысына да яхшырак булыр дип уйлыйм», – дип ассызыклады ул.

Аннары инспекция Гагарин урамындагы 12-нче номерлы йорт ишегалдында үткәрелде. «Түбәләрдә боз сөңгеләре, ишегалды кардан чистартылмаган», – дип шәрехләде И.Гыйниятуллин.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары шулай ук халык белән аралашты, алар яңа ел бәйрәмнәре чорында ишегалларында карны беркем дә чистартмады, дип хәбәр иттеләр. «Кичә бер трактор өй яныннан узды, шуның белән бетте», – дип сөйләде биредә яшәүче хатын. Исегезгә төшерәбез, нормативлар буенча йорт яны территориясе явым-төшемнән соң 6 сәгать эчендә кардан чистартылырга тиеш.

Яңа Савин районы ишегалларын караганнан соң И.Гыйниятуллин шәһәрнең Авиатөзелеш районына юл тотты. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лукин урамындагы 8-нче номерлы йорт ишегалдында коммуналь хезмәтләрнең эшеннән канәгать калды. И.Гыйниятуллин шулай ук Максимов урамы, 1 һәм Дементьев урамы, 3 адресы буенча ишегалларында булды. Коммуналь хезмәтләрнең канәгатьләнерлек эшләмәүләренең сәбәбе - ишегалларында калдырылган автомобильләр. Аерым алганда, вакытында чистартылмаган кар аркасында колея барлыкка килгән һәм җәяүлеләр өчен тротуар юк.

Йорт яны территорияләрен сыйфатсыз җыештыру, түбәләрне чистарту, шулай ук чүп чыгару фактлары ачыкланган очракта, шәһәрлеләр бу хакта идарәче оешмага хәбәр итә яки «Ачык Казан» сайтында, 063 телефоны буенча гариза калдыра ала. Район администрацияләренең кайнар линия телефоннарын сылтама буенча белергә мөмкин.

Фоторепортаж
И.Гыйниятуллин ишегалларын кардан чистартуны тикшерде
Видеорепортаж
10.01.2022 14:33
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары юлларны һәм ишегалларын кардан чистартуны тикшерде
Барлык яңалыклар