В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшче төркем теркәгән җитешсезлекләрне август ахырына кадәр юк итәргә тәкъдим ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Алсу Сафина). Бүген хезмәтне саклау буенча координацион советның эшче төркеме Казанның Совет районында “Малиновка” торак комплексында Академик Завойский ур., 23 адресы буенча төзелә торган 22 катлы күп фатирлы йортның төзелеш мәйданчыгында булды. Эшче төркем әгъзалары документлар белән таныштылар, төзелеш объектын, мәйданчыкны, эшчеләрнең эшләү шартларын карап чыктылар. Эшлекле сәфәр нәтиҗәсендә кайбер җитешсезлекләр ачыкланды, аларны август ахырына кадәр юк итәргә тиешләр.
Йортны “СМУ-88” ҖЧҖ төзи, подрядчы – “Восток-С” ҖЧҖ, төзелештә субподрядчы оешмалар да катнаша. Хәзер объектта монолит эшләр башкарыла, 12 катта түшәмә плитасы урнаштырылган, 4 катта кирпеч төзелә. Эшләрне тәмамлау вакыты – 2020 елның 4 кварталы.
Эшче төркем составына ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе белгечләре, Икътисади үсеш комитеты, Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе, Совет районы администрациясе вәкилләре керде.
Хезмәт өлкәсендә законнар өлкәсендә белгеч Рәисә Бабаназарова тикшерү барышында билгеләп үткәнчә, хезмәтне саклау буенча эш алып барыла, подрядчы һәм субподрядчы оешмалар белгечләре квалификацияле һәм төзелеш мәйданчыгында ситуацияне беләләр. Шулай да, аерым җитешсезлекләр ачыкланды. Аерым алганда, төзелеш һәм эчтә монтаж эшләре барышында ясалма яктыртуның булмавы, моннан кала, лифт шахтасы киртәләре таләпләрне бозып урнаштырылган, этажара түшәмәләр куелмаган. Эксперт әлеге сорауларның мөһимлегенә игътибар итте.
Эшче төркем әгъзалары субподрядчы оешмалар ясаган җитешсезлекләрне дә ачыкладылар.
Подрядчы оешма “Восток-С” ҖЧҖ директорына О.Новосельскийга әлеге җитешсезлекләрне тиз арада юк итәргә куштылар. Ә юк итү нәтиҗәләре турында 31 августка кадәр Хезмәте саклау буенча координацион советка хәбәр итәргә кирәк була. Әгәр җитешсезлекләр бетерелмәсә, материаллар Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенә тиешле чаралар күрү өчен җибәреләчәк.
Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов сөйләгәнчә, бе җәйдә 15 күчмә тикшерү барышында 20 объект тикшерелгән. Еш очрый торган җитешсезлекләр арасында – биек корылмаларда чикләүләр булмау, төзелеш материалларын җыю һәм саклау кагыйдәләре үтәлмәү. Подрядчыларга еш кына электрүткәргечләре, индивидуаль саклау чаралары буенча да кисәтүләр ясала. Билгеләп үтәргә кирәк, быел төзелеш объектларында 6 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Бәхетсезлек очраклары динамикасы турында сөйләгәндә, Артур Вәлиәхмәтов түбәндәге саннарны китерде: агымдагы елның 7 ае эчендә Башкарма комитетка бәхетсезлек очраклары турында 42 хәбәр килгән, бу, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 26 процентка кимрәк (2017 – 53, 2016 – 50). Җитештерү травматизмы югары дәрәҗәдә сакланса да, ел саен Икътисади үсеш комитеты бәхетсезлек очраклары кимүен терки. Узган елның охшаш периоды белән чагыштырганда, үлем очраклары 36 процентка кимегән.