В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләрне ярышлар, күрсәтмә чыгышлар, лекторий көтә.
Фото: Денис Гордийко
Спорт өлеше ун ярыштан торачак: ике чакрымга йөгерү, спорт ориентирлашуы, стритбол, пляж волейболы, мини-футбол буенча турнир, самокат буенча мастер-класс, ГТО комплексы, йога, зумба һәм шахмат турниры.
Моннан тыш, IT-фестивальдә лекторий узачак, анда спорт, мотивация, спорт инновацияләре һәм башкалар турында берничә дискуссия оештырыла. Нәни катнашучылар өчен мастер-класслар үткәреләчәк, шулай ук аниматорлар да эшләячәк.
Фестиваль 9:00 сәгатьтә ачылыр дип көтелә. «Вконтакте» берләшмәсендә ярышларда катнашу өчен теркәлергә, шулай ук көн программасын һәм башка мәгълүматны белергә мөмкин.
Фестиваль башланырга бер атна кала мини-футбол буенча башлангыч турнир узачак, ә финал матчы 23 нче июльдә 11:00 сәгатьтә булачак. Беренче урын алучыларга җиңүчеләр кубогы һәм чараны оештыручылардан бүләкләр тапшырылачак.
Фестиваль Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә.