Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2022, 10:00

Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен канистерапия сеанслары уздырылачак

Балаларны дәвалауда һәм реабилитацияләүдә махсус әзерләнгән эт ярдәм итәчәк.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь). «Хыял» ял үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен, шул исәптән ишетү сәләте начар булган һәм менталь инвалид балалар өчен канистерапия буенча дәресләр узачак.

Канистерапия – хайваннар белән терапиянең бер төре. Дәвалау һәм реабилитация махсус сайланган һәм әзерләнгән этләр ярдәмендә башкарыла. Мондый ысул медицина һәм социаль реабилитациядә кулланыла.

Дәресләр 1 нче декабрьдә башлана һәм Павлюхин ур., 120 адресы буенча пәнҗешәмбе көнне 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр барачак. Катнашучыларның максималь саны – 12 кеше, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының матбугат хезмәте.

Канистерапиядә Центурий Эль Гранте кушаматлы лабрадор катнаша. Терапия сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның социализациясенә һәм этне дрессировкалау һәм кайгырту күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итәчәк. Дәресләрне «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының балалар белән эшләү буенча волонтерлар курсларын тәмамлаучы, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсенең «Лапа дружбы» грант конкурсында җиңүче Дмитрий Дудкин, шулай ук сурдотәрҗемәче үткәрәчәк.

Канистерапия сессияләренә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Игелекле Казан» төркеме аша яки +7(906)113-32-36 телефоны аша язылырга мөмкин.

Барлык яңалыклар