В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләрне 10 номинациядә билгеләячәкләр, алар арасында «Хатын-кыз – галимә» һәм «Изге йөрәкле ир-ат» бар
Фото: Денис Гордийко
Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала. Катнашучыларны һөнәри эшчәнлектәге казанышлар, әхлакый юнәлештәге иҗади эшләр, социаль программаларда һәм хәйрия эшләрендә актив катнашу кебек критерийлар буенча бәялиячәкләр.
Җиңүчеләрне 10 номинациядә билгеләячәкләр: «Хатын-кыз – ана»; «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият сакчысы»; «Хатын-кыз – галимә»; «Һөнәрем – тормышым (җитештерү өлкәсендәге хатын-кыз)»; «Хатын-кыз – лидер»; «Хатын-кыз – бизнес-леди»; «Өченче Буын Героинясы»; «Хатын-кыз – ел үрнәге»; «Ир-ат – лидер»; «Изге йөрәкле ир-ат».
Конкурс ике этапта үткәрелә. Беренче этапта катнашучылар район титуллары өчен көрәшәчәк. Икенче этап кысаларында финал йомгаклары ясалачак һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар исә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә ТР башкаласын тәкъдим итәчәкләр. Шәһәр титулы ияләре Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бүләкләнәчәк.
Катнашу өчен гаризалар kazgorduma@gmail.com электрон адресы буенча кабул ителә. Шулай ук шәхсән Кремль урамы, 3 адресы буенча Казан шәһәр Думасы аппаратына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Анкета белән бергә фото һәм өч минуттан да артык булмаган видеопрезентация бирергә кирәк. Тулырак мәгълүматны конкурсның нигезләмәсеннән карарга була, ул җыентыкта басылды.