Вагон аз хәрәкәтле кешеләрне һәм коляскалы пассажирларны утырту һәм төшерү өчен уңайлы.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче октябрь). Казанда атна дәвамында төрле маршрутларда Ижевскида җитештерелгән түбән идәнле трамвайны сынап караячаклар. Бүген ул 7 нче маршрут буенча 15:00 сәгатьтән йөри башлаячак.
Т-3К-Иж-Н трамвае Чехиянең Т-3 вагоннары нигезендә яхшыртылган – вагонның урта өлешендә идән дәрәҗәсе түбән, бу исә аз хәрәкәт итүче һәм коляскалы пассажирларны утыртуны җиңеләйтә. Вагонда 31 утыручыга һәм 106 басып торучыга урын каралган.
Шәһәрлеләр яңа трамвай турындагы фикерләре белән уртаклаша ала. «Метроэлектротранс» МУП мөрәҗәгатьләрне +7(843) 253-12-50 телефоны һәм Telegram-каналы аша кабул итә.
Вагонны кичә укулар узган өч машина йөртүче йөртәчәк. Ижевскиның җитештерү участогы мастеры Лиса Корепанова Казан шоферлары өчен инструкция әзерләгән, укулар уздырган һәм вагонны депога кадәр обкатка ясаткан. Бүген төнлә трамвайны 5 нче маршрут буенча йөрттеләр, вагон линиягә чыгарга әзер инде.
Т-3К-Иж-Н трамваен Казанда «Юл 2022» халыкара күргәзмәсендә тәкъдим иттеләр. «Метроэлектротранс» генераль директоры Айдар Габделхаков һәм «ИжГЭТ» МУП генераль директоры Андрей Батов вагонны Татарстан башкаласы маршрутларында сынау турында килештеләр. Күргәзмә тәмамлангач, вагонны трамвай депосына күчерделәр, анда линиягә чыгарырга әзерли башладылар.