В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр шартларында газ чыгымы, җиһазлар, электр җайланмалары эшен һәм автобусның газ салу вакытын тикшерергә планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Казанга тикшереп карау өчен табигый газда йөри торган түбән идәнле “НЕФАЗ 5299-0000040-57” маркалы автобус кайтарылды.
Тест режимында “экоавтобус” ике предприятиедә эксплуатацияләнәчәк – “ПАТП №2” һәм “ПАТП №4”. Транспорт комитетында хәбәр иткәнчә, тест шартлары гадәти рейс автобусының көндәлек эш шартларына максималь якын булачак. Шулай итеп, газ чыгымнарын ачыклау, җиһазлар, электр җайланмалары системаларын һәм Казанның дүрт автогаз салу станцияләрендә газ салу вакытын тикшерү планлаштырыла.
Искәртергә кирәк, автобусларда идәннәрнең түбән булуы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртү өчен аеруча мөһим. Моннан кала, табигый газда эшли торган автобуслар экологик чиста булып саналалар.