Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2020, 14:39

Казанда Ветераннар советы утырышы узды

Анда пенсионерлар өчен транспортта бушлай йөрү, ишегалларын төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). Казанда шәһәр Ветераннар советы президиумының күчмә утырышында пенсионерлар өчен транспортта түләүсез йөрү, ишегалларын төзекләндерү, белем бирү учреждениеләренә геройлар исемнәрен бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Чарада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, Казан шәһәр Ветераннар советы рәисе Виктор Карягин, шулай ук шәһәр хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Ветераннар оешмасы эшчәнлеге турындагы хисап белән Виктор Карягин чыгыш ясады. Эшчәнлек нәтиҗәләре белән бергә ул 2020 елга эш планнары турында да сөйләде, аерым алганда, пенсионерларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларда катнашуы турында хәбәр итте.

Хәбир Иштирәков, үз чиратында, өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарның мөһимлеген билгеләп үтте. «Коллективта озак вакытлар эшләп, пенсиягә чыккан кеше стресс кичерергә һәм ялгыз калырга тиеш түгел. Без аның янына барырга һәм сөйләшергә тиеш. Мондый кешеләр алар белән аралашуга сөенә, чәчәк ата», - диде ул.

Ветераннар хәрәкәте вәкилләренең сорауларына җавап биреп, Рөстәм Гафаров пенсионерларның һәм ветераннарның мәдәният йортларында һәм спорт комплексларында, яшүсмерләр клубларында шөгыльләнү мөмкинлеге булачагын хәбәр итте. «Көннең беренче яртысында, кагыйдә буларак, мәктәп укучылары укуда һәм безнең яшүсмерләр клублары 100%-ка мәшгуль түгел. Шуңа күрә һәркем үз районының яшүсмерләр клубында шөгыльләнә алсын өчен, мәсьәләне хәл итәчәкбез», – диде Р.Гафаров.

Моннан тыш, Ветераннар советы әгъзалары өчен яңа мөмкинлекләр ачу өчен грантлар һәм конкурсларда катнашу буенча укулар оештыру планлаштырыла. «Сез «Игелекле Казан» белән актив хезмәттәшлек итәсез һәм сезнең өчен бу темага өйрәтү курслары оештыру дөрес булыр дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

Моннан тыш, Р.Гафаров ветераннарда чит телләрен өйрәнүгә зур ихтыяҗ бар, дип сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәзер бу мәсьәлә өстендә эш алып барыла. Соңыннан утырышта катнашучылар шулай ук шәһәр төзекләндерү һәм сәламәтлек саклау проблемаларын да тикшерделәр, дип хәбәр итә Совет районы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар