Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2020, 09:33

Казанда шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Казан шәһәре Думасының даими комиссиясе утырышы узды

Очрашуда катнашучылар комиссия рәисе урынбасарын сайладылар һәм шәһәрнең медицина учреждениеләре эше мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь, Ксения Швецова). Татарстан башкаласында кичә Казан шәһәр Думасының шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссиясе утырышы узды. Онлайн-конференция режимында узган чарада Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Евгений Лодвигова, Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рафикова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, Казан шәһәре Думасы Аппаратының норматив-хокукый идарәсе башлыгы Наил Булатов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин һәм башкалар катнашты.

Көн саен ятаклар фонды һәм хастаханәләрнең дарулар белән тәэмин ителеше мониторингы алып барыла

Утырышта депутатлар комиссия рәисе урынбасарын сайладылар, 2020-2021 елларга эш планы турында фикер алыштылар, шулай ук медицина учреждениеләренең коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында эшләве, шәһәрне яшелләндерү буенча эшләр һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Утырышны даими комиссия рәисе, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев үткәрде.

Сәламәтлек саклау системасының эшчәнлеге турында кыскача доклад белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков чыгыш ясады. Килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, үз чыгышында ул COVID-19 диагнозы куелган пациентларны дәвалауга басым ясады.

«Татарстанда пандемия башланганнан бирле медицина ярдәме күрсәтүнең билгеле бер моделе кабул ителде, - дип искәртте ул. - Бөтен республика биш территориаль округка бүленде, һәр округның үзәкләре булып эре шәһәрләр - Казан, Чаллы, Чистай, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре куелды. Бу шәһәрләрдә коронавируска каршы уңышлы көрәшергә мөмкин булган иң җайлаштырылган медицина оешмалары тупланган». В.Жаворонков сүзләренчә, медицина ярдәме күрсәтүнең сайланган моделе, шулай ук пациентларны дөрес маршрутлаштыру республика халкына ярдәм күрсәтү өчен медицина учреждениеләренең мөмкинлекләрен тигез итеп бүләргә мөмкинлек биргән.

Көн саен ятаклар фондын, хастаханәләрнең медицина җиһазлары, шәхси саклану чаралары, дарулар белән тәэмин ителешен мониторинглау алып барыла. Күпчелек медицина учреждениеләре өчен пациентларга хастаханәдән тыш медицина ярдәме күрсәтү өчен автомобильләр җитмәү мәсьәләсе актуаль булып кала, дип билгеләде спикер. Бүгенге көндә, аның сүзләренчә, поликлиникалар балансында 177 автомобиль берәмлеге бар, тагын 119 берәмлек алыштыруны таләп итә. Депутатлар әлеге юнәлештә өстәмә эш алып бару өчен бу мәсьәләнең җентекләп каралачагын билгеләп үттеләр.

Яшел үсентеләрнең автоматлаштырылган реестрын эшләү планлаштырыла

Утырышта яшелләндерү эше турында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин сөйләде. Ул Казанда 428 гектар мәйданда 145 парк һәм сквер барлыгын искәртте. 2015 елдан 6,8 млрд сумлык 78 объект төзелде, яңа иҗтимагый зоналарны реконструкцияләү һәм төзү эше дәвам итә.

«Быел шәһәрнең төп урамнарында зур үлчәмле агачлар утырту турында карар кабул ителде. Барлыгы 70 урам яңартылды, 7 мең 700 агач утыртылды, 2 мең агач иске урыннардан башка территорияләргә күчереп утыртылды», - дип хәбәр итте Э.Вафин. 2010 елдан Казанда 500 меңнән артык яшел үсенте утыртылган, диде ул.

Аның сүзләренчә, профильле ведомстволардан тыш, яшел үсентеләрне исәпкә алу эшен территория милекчеләре алып бара. «Без бу эшне югарырак дәрәҗәгә чыгарырга телибез. Без барлык мәгълүматны бердәм исемлеккә кертергә һәм вәзгыятьне онлайн режимда контрольдә тотарга мөмкин булсын өчен яшел үсентеләрнең автоматлаштырылган реестрын эшләргә планлаштырабыз», - диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары.

Р.Шәвәлиев киләсе елга эш планы проектына яшел үсентеләр реестрын формалаштыру мәсьәләсен дә кертергә тәкъдим итте. «Казанны чиста һава белән тәэмин итү бик мөһим, бу шәһәр халкының сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый», - дип ассызыклады ул.

Утырышта депутатлар шулай ук даими комиссия рәисе урынбасарын сайладылар. Бу вазифага күпчелек тавыш белән 16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсе җитәкчесе Владимир Беляков билгеләнде.

«Владимир Беляков - медицина фәннәре кандидаты һәм Татарстанның атказанган табибы. 2008 елдан бирле ул Казан медицина учреждениеләрендә җитәкче вазифаларын били, өченче тапкыр депутат булып сайлана. Бу медицинада да, депутатлар корпусында да зур эш тәҗрибәсе булган кеше», - дип билгеләп үтте Р.Шәвәлиев һәм В.Беляковка даими комиссия рәисе урынбасары вазифасын алып баруда уңышлар теләде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча катнашучылар 2020-2021 елларга эш планы проектын хуплады. Ул депутатларның һәм Башкарма комитетның тәкъдимнәрен гомумиләштергәннән һәм анализлаганнан соң расланачак.

Барлык яңалыклар