Анда Рөстәм Миңнеханов, Алексей Песошин, Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Фото: Фото: president.tatarstan.ru
Яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле агымдагы вәзгыять предприятиеләр икътисады өчен тискәре нәтиҗәләргә китерсә дә, Татарстан инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру эшен дәвам итә, дип искәртте Р.Миңнеханов, утырышны ачып.
Татарстанда инвестицион вәзгыятькә кыскача күзәтү белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында Россиядә чит ил инвестицияләре күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 90%-ка кимегән. Татарстанда чит ил инвестицияләре күләме агымдагы елның 6 аенда 78,8 %-ка кимеде. Татарстанда төп капиталга бюджеттан тыш чыганаклардан кергән инвестицияләр агымдагы елның 6 аенда 12,5 %-ка кимеде (2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда).
Т.Миңнуллина шулай ук «Татарстан инвестицияләренең контроле» системасын тәкъдир итте һәм федераль законнарда инвестиция эшчәнлеге турында яңалыклар һәм механизмнар турында сөйләде.
Утырыш тәкъдим ителгән инвестиция проектлары турында фикер алышу белән дәвам итте. Аерым алганда, «Казан шәһәре Академик Губкин урамындагы җир асты машина кую урыннары белән йорт» һәм «Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен чуен дисклар һәм башка запас частьләр җитештерү» («ПКП Металл-техника» ҖЧҖ) проектлары тәкъдим ителде. Р.Миңнеханов торак йорт төзүчеләргә ярдәм итүне һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык күрсәтүне йөкләде.
Утырышта катнашучылар «Ультрапастеризацияләнгән коры сөт һәм сыр продукциясе җитештерү» инвестиция проектын да хупладылар, ул шешәле коры сөт һәм сырлар чыгаруны күздә тота.
«Казан шәһәренең Совет районында бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү» инвестиция проекты да бик кирәкле, дип билгеләп үтте республика башлыгы. Проект дәүләти-хосусый партнерлык шартларында гамәлгә ашырылачак. Ә «Ак таш - Инвестстрой» ҖЧҖ компаниясе «Казан шәһәренең 33-нче номерлы Хәрби шәһәрчек территориясендә торак йортлар комплексы төзелеше» проектын тәкъдим итте.
Утырышта шулай ук башка инвестпроектлар да каралды, алар арасында – «Балык продукциясен эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексы булдыру», «Транспорт чаралары белән идарә итү өчен цифрлы системалар һәм интеллектуаль телематик чишелешләр компонентларын җитештерүне оештыру» («Меттэм Автомобиль Компонентлары» ҖЧҖ) һәм башкалар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Ахырда ТР Президенты инвесторларга аларның проектлары өчен рәхмәт җиткерде һәм һәр производствоның билгеләнгән вакытта эшләтеп җибәреләчәгенә ышаныч белдерде. Р.Миңнеханов шулай ук муниципаль районнар башлыкларының һәм тармак министрлыкларының инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә тиешлеген искәртте.