Очрашуда катнашучылар 2020-2021 елларга эш планы турында фикер алыштылар, даими комиссия рәисе урынбасарын сайладылар.
Фото: Денис Гордийко
Яңа сайланган депутатларга шулай ук Башкарма комитетның профильле структур бүлекчәләре эшчәнлеге турында сөйләделәр. Шулай итеп, үз эшләре турында Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов, Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаутдинов, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов, Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов, Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов һәм Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләделәр.
Даими комиссия рәисе урынбасары итеп депутатлар Ефим Климовны сайладылар. «Эшкуарлык җәмгыятендә без аны һөнәри һәм прогрессив белгеч буларак беләбез. Ул үзен IT-тармакта да, тулаем бизнеста да яхшы яктан күрсәтте. Моннан тыш, аның депутат эшчәнлеге тәҗрибәсе бар, Казан шәһәр Думасының икенче чакырылышында сайланды», - дип билгеләп үтте даими комиссия рәисе Делүс Сираҗетдинов.
Социаль-икътисади үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссия 2020-2021 елларда шәһәр бюджеты, Казанның социаль-икътисади үсеш фаразы, Казанның үсеш стратегиясе, муниципаль хезмәтләрне цифрлаштыру, туризм үсеше һәм башкалар кебек мәсьәләләр турында фикер алышырга планлаштыра. Д.Сираҗетдинов ассызыклаганча, агымдагы елның дүртенче кварталында Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру барышы беренче чиратта тора. Моннан тыш, ул депутатларга ашыгыч корректировкалауны таләп итә торган мәсьәләләрне системалы рәвештә карарга кирәк булачагын искәртте.