Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2022, 20:09

Казанда кышкы чаңгы сезонының йомгаклау стартлары узды

«Локомотив» стадионында 47 нче Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны һәм Top Sprint чаңгы ярышлары буенча Казан Мэры Кубогы үтте.

Фото: Физик культура һәм спорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче март, Дмитрий Никитин). Татарстан башкаласында кышкы чаңгы сезоны ахырына якынлашты. Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында чаңгы ярышлары буенча берьюлы ике зур спорт ярышлары узды.

19 нчы март көнне 47 нче Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны үтте. Бу – балалар спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән чаңгы ярышларын яратучыларның традицион чаңгы старты. Быел анда 750 яшь спортчы катнашты.

Ярышлар дүрт дистанциядә үтте. 2010 елгы һәм кечерәк яшьтәге чаңгычылар 5 км трассаны уздылар, ә аларның өлкән иптәшләре үз көчләрен 10, 20 һәм 30 км дистанцияләрдә сынап карадылар.

Кызлар арасында 20 км га ирекле стиль белән чаңгыда йөрүдә Казан спортчысы Дарья Горшенина җиңү яулады, егетләр арасында әлеге дистанцияне барысыннан да тизрәк Марий Эл Республикасыннан Антон Соловьев узды. 30 чакрымда 2004-2005 елгы егетләр ярышты, Казаннан Әмир Сөнгатуллин җиңүче булды.

Top Sprint чаңгы ярышлары буенча Казан Мэры Кубогы кышкы чаңгы сезонының соңгы вакыйгасы булды. Татарстан башкаласында ярышлар инде өченче тапкыр уза. Ярышларда тәҗрибәле чаңгычылар да, спортка яңа килгән яшьләр дә (17 яшьтән өлкәнрәк) катнашты. Быел ярышларда 350 кеше – 200 ир-ат һәм 150 хатын-кыз көч сынашты. Спортчыларга 1600 метр араны узарга туры килде.

Хатын-кызлар арасында кубокны Яшел Үзәннән Анастасия Доценко алды, көмеш медаль Зәй кызы Анастасия Утягановага эләкте, бронза – Казан чаңгычысы Диана Федюшинада.

Ир-атлар арасында Яшел Үзән спортчыларына тиңнәр булмады. Андрей Ларьков җиңүче булды, икенче урында – Артем Николаев. Бронза медальне Казан чаңгычысы Владимир Фролов яулады.

Ярышларның приз фонды 210 мең сум тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр Физик культура һәм спорт комитетында.

Барлык яңалыклар