Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2019, 15:48

Казанда ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре челтәренә керү буенча иҗтимагый тыңлаулар узды

Анда шәһәрнең битараф булмаган кешеләре һәм танылган мәдәният эшлеклеләре катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Бүген Казанның «Московский» мәдәни үзәгендә Татарстан башкаласының ЮНЕСКО креатив шәһәрләре челтәренә керүе буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Анда шәһәрнең битараф булмаган кешеләре, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Казан үзен музыкаль мәдәният өлкәсендә креатив шәһәр итеп танытканлыктан, тыңлауларга республиканың танылган һәм яшь музыкантларын чакырдылар. Алар арасында, әйтик, Казан консерваториясе студентлары, шәһәрнең мәдәни учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук танылган мәдәният эшлеклеләре бар иде: La Primavera Казан камера оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов, «Пантера» камера балеты сәнгать җитәкчесе Наил Ибраһимов, «Преображение» камера хоры, Никольский соборы регенты Николай Беляев һәм башкалар.

Тыңлауларда катнашучылар Казан үсешендә мәдәниятнең нинди урын алып торуы, тарихи перспективада шәһәр үсешендә музыкаль иҗат һәм мәдәният учреждениеләренең роле турында, шулай ук Татарстан башкаласының креатив шәһәр буларак казанышлары турында фикер алыштылар.

Катнашучылар соңгы вакытта Казанда мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләр турында сөйләштеләр, шулай ук ЮНЕСКОга бирелгән гариза проектына карата үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен керттеләр. Әйтик, «Пантера» камера балеты директоры Елена Беляева партнерлык һәм чит ил коллективлары һәм белгечләре белән тәҗрибә алмашу мәсьәләләрен күтәрде. Ә автор-башкаручы һәм ансамбль иҗатчысы (аның музыкантлары сукыр балалар һәм яшүсмерләр) Дмитрий Бикчәнтәев үз тәрбияләнүчеләренең актив тормышы һәм алар очраша торган проблемалар турында сөйләде. Балаларны классик музыка белән тәрбияләү турында Sforzando музыкаль башкаруны үстерү фондын оештыручы Данияр Соколов сөйләде. Композитор Алсу Сөнгатуллина София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге эшен тәкъдим итте, ә Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров Tat Cult Fest проекты турында сөйләде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Бу очрашу Татарстан башкаласының ЮНЕСКО креатив шәһәрләре челтәренә керүе буенча иҗтимагый тыңлауларның беренчесе булды. Мондый җәмәгать тыңлауларында теләгән һәркем катнаша ала. Муниципаль мәдәният учреждениеләрендә очрашулар җәдвәле белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар