В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул рекультивацияләнгән Самосырово калкулыгыннан 50 метр ераклыкта урнашкан һәм элегрәк «Казан экология комплексы» (КЭК) ябык акционерлык җәмгыяте тарафыннан эксплуатацияләнгән.
Фото: Марат Мугинов
Элеккеге «КЭК» полигоны ябылган һәм Башкарма комитетка 2017 елда суд карары буенча тапшырылган, калдыкларны ул инде дүрт ел дәвамында кабул итми. Гамәлдәге кануннар нигезендә, сәнәгать, каты коммуналь калдыкларны туплау яки күмү процессында бозылган җирләр рекультивацияләргә тиеш.
Полигонның әйләнә-тирә мохиткә рекультивациясе йогынтысын бәяләү материаллары белән катнашучыларны Торак-коммуналь хуҗалык комитетының торак фондын санитар карап тоту һәм төзекләндерү бүлеге башлыгы Станислав Фадеев таныштырды. Ул гамәлдәге полигон санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килми, сизелерлек эпидемиологик куркыныч тудыра, табигый ландшафтны боза, туфракны, җир асты һәм туфрак суларын, атмосфера һавасын пычрата, дип сөйләде.
Әйләнә-тирә мохиткә мөмкин булган тискәре йогынтыны бетерү өчен территорияләрне рекультивацияләргә кирәк. Ул 3 ел барачак һәм ике этапны үз эченә алачак: техник һәм биологик. Башта, ике ел дәвамында техник этап кысаларында участокны тикшерергә, аны туфрак белән сибәргә һәм өслектән атмосфера суларының тигез агымы өчен авышлыклар формалаштырырга планлаштырыла. Соңыннан, ел дәвамында биологик этап узачак: зыян күргән җирләрне торгызу, әйләнә-тирә табигать мохитенә йогынтыны минимальләштерү.
Рекультивация барышында дегазациягә аерым игътибар биреләчәк. Моның өчен полигонда чүплек газын җыю һәм зарарсызландыру системасы булдырылачак. Ул аны җыярга һәм полигон өслеген геосинтетик материаллар һәм туфрактан торган үткәрми торган катлам белән блокларга мөмкинлек бирәчәк. Җыелган газны газ поршены җайланмасына җибәрү күздә тотыла.
Белгечләр кирәкле барлык эшләрне башкаргач, чүплек тәненнән фильтрат саруы туктагач, төптән утырма фильтрат чыгарылачак һәм чистарту корылмаларына җибәреләчәк. Соңыннан казанны туфрак белән күмәләр, уңдырышлы җир катламы белән тигезлиләр һәм үлән чәчәләр. Рекультивациядән соң биш ел дәвамында белгечләр мониторинг үткәрәчәк.
Бәяләү материаллары буенча, планлаштырылган эшләрдә табигать мохитенә тискәре йогынты ясау минимальләштереләчәк һәм рөхсәт ителгән күләмдә булачак, дип йомгаклады Станислав Фадеев.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Андрей Кутырев аңлатканча, проект-смета документациясен төзегәннән соң «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проектында катнашу өчен полигонны рекультивацияләү проектын тәкъдим итү планлаштырыла. Бу аны федераль акчалар хисабына тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Рекультивация үзе 2021 елда ук старт алырга мөмкин, әмма бу проект-смета документациясен әзерләү, экспертиза узу һәм финанслар бүлеп бирү срокларына бәйле.
Җәмәгатьчелек вәкилләреннән килгән сораулар эшләрнең башкарылу срокларына, мониторинг һәм контроль механизмнарына, чүплек газына каршы көрәшкә, буаларны чистартуга һәм башкаларга кагылды. Аларга чакырылган эксперт-эколог Елена Максимова да җавап бирде.
Андрей Кутырев хәбәр иткәнчә, килгән барлык кисәтүләр һәм тәкъдимнәр гомумиләштереләчәк һәм өйрәнеләчәк. Моннан тыш, рекультивация буенча тәкъдимнәр һәм гаризалар белән тагын 30 көн дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аларны эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, 11, 218 бүлмә адресы буенча яисә +7(843)590-04-26 (өстәмә 2312) телефоны аша кабул итәләр.