Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.10.2019, 09:35

Казанда Гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнү дәресе узды

1-2 октябрь көннәрендә Казан Гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб өйрәнү дәресләренә кушылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). 1-2 октябрь көннәрендә Казан Гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб өйрәнү дәресләренә кушылды. Нәтиҗәдә уку мәсьәләләре тулы күләмдә эшләнелде, Казан Гражданнар оборонасы системасы билгеләнгән бурычларны үтәргә әзер.

1-нче октябрьдә 6.00 сәгатьтә шәһәр Гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планы гамәлгә кертелде. 153 электросирена казанлыларга өйрәнү дәресенең башлануы турында хәбәр итте - бер үк вакытта сөйләм мәгълүматы булган 35 җайланма, шәһәр оешмаларында 4 локаль хәбәр итү системасы һәм видеоролик эшләтеп җибәрелгән «ПТV-ТРИОН» транспортында халыкка мәгълүмат бирү системасы эшләтеп җибәрелде.

Гамәли чаралар шәһәр оешмаларында да узды. «Татэнерго» акционерлык җәмгыятендә саклау корылмасының ябыла торган кабул итүгә әзерлеге смотры үтте. «ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан куркыныч матдәләр белән зарарланган очракта транспортны махсус эшкәртү станциясе, шулай ук радиацион һәм химик күзәтү посты, «Алсу» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә - киемне махсус эшкәртү станциясе, азык-төлек һәм социаль туклану департаментында - кыр кухнясының күчмә туклану пункты, шулай ук кием белән тәэмин итүнең күчмә пункты ачылды. Сүз уңаеннан, зыян күргән кешеләрне кирәкле урын-җир, кием-салым һәм аяк киеме белән «Казан-Восток-Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тәэмин итте. «Комбытсервис» акционерлык җәмгыятенең 12-нче мунча базасында кешеләрне санитар эшкәртү пункты, Мәскәү районының Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясендә шәхси саклану чаралары бирү пункты ачылды. Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә җыелма эвакуация пункты оештырылды.

2-нче октябрь көнне шәһәрдә гадәттән тыш хәлгә әзерлек – Космонавтлар урамы буенча торбаның тузуы һәм җылылык трассасының өзелүе тикшерелде. Белгечләр өчен кереш мәгълүматта хәбәр ителгәнчә, җылы суы агу очрагы, грунт җимерелүе һәм юл катламының ишелүе теркәлгән. Нәтиҗәдә Казанның бер микрорайонында җылылык белән тәэмин итү эше бозылган.

Планнан тыш төзекләндерү үткәрү өчен өйрәнү дәресе кысаларында сайланган участокта җылылык белән тәэмин итү вакытлыча туктатылды. Узып баручы кеше зыян күрде. Зур масштаблы гадәттән тыш хәлне бетерүдә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасы территориаль системасының Казан звеносы, Казан Башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсенең оператив төркеме, «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте, ашыгыч медицина ярдәме станциясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе катнаштылар. Моннан тыш, әлеге райондагы җир асты һәм җир өсте коммуникацияләре булган барлык оешмалар да җәлеп ителгән. Гадәттән тыш хәлләрне бетерү эшендә 106 кеше һәм 23 берәмлек техника катнашкан. Барлык чаралар да бик яхшы эшләнгән, барлык катнашучылар да оператив һәм бердәм эшләделәр, дип ассызыклыйлар Казанның Гражданнар саклау идарәсендә.

Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия иң начар сценарий буенча вакыйгалар үсеш алган вакытта (әйләнә-тирә мохит температурасының кискен түбәнәюе, биналарның җимерелүе, төзекләндерүнең тоткарлануы) зыян күргән халык өчен вакытлыча урнаштыру өчен биш пунктны билгеләде.

Белгечләр Казан муниципаль берәмлегенең һәм оешмаларының гражданнар оборонасын алып баруга әзерлегенә анализ ясадылар. Татарстан Республикасы җитәкчелеге өйрәтү дәресләре кысаларында куелган максатларга ирешелде, уку мәсьәләләре тулы күләмдә эшләнелде, дип билгеләп үтте. Шәһәрнең Гражданнар оборонасы системасы билгеләнеше буенча бурычларны үтәргә әзер, дип хәбәр итә Гражданнар саклау идарәсе.

Барлык яңалыклар