Экскурсиядә барлыгы 3951 кеше катнашкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучылар өчен шәһәр буйлап массакүләм экскурсия узды. Шәһәр кунаклары өчен 18-нче һәм 20-нче август көннәрендә ике экскурсия көне оештырылды. Экскурсиядә барлыгы 3951 кеше катнашты, шул исәптән 20-нче августта - 1985 кеше.
Экскурсия программасында катнашучылар күзәтү экскурсиясендә шәһәр белән таныша һәм төп истәлекле урыннар – Казан Кремле, Иске Татар бистәсе белән таныша алдылар, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, һөнәри осталык буенча 45-нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә уза. Ачылу тантанасы иртәгә «Казань Арена» стадионында булачак. Стадионга кадәр бушлай шаттллар йөриячәк.
Шулай ук 22-27 август көннәрендә Казанда шәһәр җәмәгать транспортының эш режимы үзгәрәчәк.
Чемпионат көннәрендә шәһәр кунаклары һәм халкы өчен зур мәдәни программа әзерләнгән.