Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2020, 15:34

Казанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә конкурсының зона этабы узды

Катнашучылар судьяларга гаилә ашлары һәм иҗади номерлар тәкъдим итте.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Бүген Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә конкурсының зона этабы узды. Гаилә бәйгесен Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты үткәрә. Казанда зона этабында катнашу өчен өч гаилә гариза бирде: Газиҗановлар, Алексеевлар һәм Бәйрәмовлар.

Конкурсның максаты – гаилә элемтәләрен һәм буыннарның дәвамчанлыгын ныгыту дип билгеләп үтте архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. «Гаилә – илнең нигезе, нәкъ менә монда кыйммәтләр барлыкка килә. Бу гореф-гадәтләрне саклап калу, буыннан-буынга тапшыру мөһим», – диде Г.Габдрахманова.

Бәйгенең беренче этабы мәдәни үзәкнең фойесында узды. Катнашучылар судьяларга үз гаиләләрендә пешерелә торган милли ризыкларны тәкъдим итте. Сыйлар арасында пироглар, коймаклар, татлы десертлар бар иде. Катнашучыларның бурычы – ризыкны ничек әзерләү турында сөйләү генә түгел, ә судьяларга бу сыйның ни өчен гаиләнең «визит карточкасы» булуын аңлату да. Тагын конкурсантларга үзләренең шәҗәрәләре турында сөйләргә һәм алдан төзелгән шәҗәрә агачын күрсәтергә кирәк иде. Катнашучылар арасында – Бәйрәмовлар гаиләсе. Архив чыганакларында табылган Байрамовлар ыруы турында беренче искәрмәләр 1660 ел белән билгеләнә. Ләйлә Бәйрәмова сүзләренә караганда, нәсел тамырлары Себер, Урал һәм Татарстан татарларын берләштерә. Конкурска гаилә нарат җиләгеннән сый, борынгы карт әби рецепты буенча коймак, шулай ук өлеш тәкъдим итте. «Безнең гаилә бик тату, без күп гасырлык гореф-гадәтләрне саклыйбыз, тамырларыбыз белән горурланабыз. Балаларга гаилә кыйммәтләрен сеңдерәбез, аларның алдагы буыннарга әлеге кыйммәтләрне тапшыруын телибез», – дип сөйләде судьяларга Ләйлә Бәйрәмова.

Бәйгенең икенче этабы «Таныш булыгыз, минем гаиләм , минем нәселем!» дип аталган таныштыру булды. Катнашучылар көчле концерт номерлары һәм үз шәҗәрәләрен тәкъдир иттеләр.

Зона этабы йомгаклары буенча беренче урынны Газиҗановлар гаиләсе алды. Нәкъ менә аларга конкурсның республика этабы финалына юллама бирелде.

Фоторепортаж
«Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» бәйрәменең зона этабы»
Барлык яңалыклар