Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.06.2018, 17:24

Брауншвейгның яшьләр җыелма командасы иптәшлек матчында Казан командасын җиңде

Татарстан башкаласында тугандашлык мөнәсәбәтләрнең 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Казан һәм Брауншвейг шәһәрләренең тугандашлык мөнәсәбәтләрнең 30 еллыгын ике шәһәрнең яшьләр җыелма командалары арасында футбол матчы белән билгеләп үттеләр. Матчны ачуда алман шәһәренең рәсми делегациясе вәкилләре катнашты. Алар казанлыларның кунакчыллыгын билгеләп үттеләр һәм Татарстан башкаласының иртәгә “Казан Арена” стадионында үтәчәк Алмания – Көньяк Корея уенында алман командасына уңыш китерәчәгенә ышаныч белдерделәр.

Матчны ачып, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова Алмания кунакларын сәламләде һәм футболның Казанда иң популяр һәм яраткан спорт төре булуын билгеләп үтте.

Казан һәм алман футболчылары бүләкләр белән алмаштылар. Брауншвейг делегациясе Татарстан башкаласы командасына махсус бүләк – иртәгә үтәчәк матчка билетлар әзерләгән.

Уен дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. “Октябрьдә Брауншвейг белән дуслыгыбызның 30 еллыгын билгеләп үтәбез, алман ягы матч тәкъдим иткәч, шатланып, әлеге инициативаны кабул иттек. Кунакларга Казан ошыйдыр, дип уйлыйбыз”, - диде Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова.

Брауншвейг Мэриясенең Спорт департаменты җитәкчесе Екел Волкер сөйләгәнчә, аның өчен иптәшлек матчы зур әһәмияткә ия. “Бу уенга мин зур әһәмият бирәм: Казанда мин 1983 елда хезмәттәшлегебезнең иң башында булдым”, - диде Екел Волкер. Ул билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек иткән елларда Казан танымаслык булып үзгәргән. “Брауншвейг Аламниянең төньягында урнашкан, ә төньяк алманнар басынкы кешеләр булып санала. Шуңа күрә без казанлыларның кунакчыллыгын аеруча сизәбез”, - дип уртаклашты Екел Волкер.

Октябрьдә җавап сәфәре белән Брауншвейгка Казан делегациясе барачак. Екел Волкер сүзләре буенча, Алмания территориясендә охшаш матч уздыру мөмкинлеге карала.

Башта матч 3:3 хисабы белән тәмамланды, җиңүчене пенальти сериясе ачыклады – алман командасы җиңде. Уен барышында иң яхшы уенчыларны билгеләделәр, аларга Туризм үсешенә булышлык итү комитетыннан бүләкләр тапшырылды.

Барлык яңалыклар